+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Марта 2024, 05:43

"РАХМАТ-2024" акциясенә беренче йомгаклар ясалды

Акция бүген һәм иртәгә дәвам итәчәк.

"РАХМАТ-2024" акциясенә беренче йомгаклар ясалды"РАХМАТ-2024" акциясенә беренче йомгаклар ясалды
"РАХМАТ-2024" акциясенә беренче йомгаклар ясалды

Башкортстанда "РАХМАТ-2024" акциясенә беренче йомгаклар ясалды һәм аны үткәрүнең беренче көнендә җиңүчеләрне билгеләделәр.

15-17 мартта Башкортстанда "РАХМАТ-2024" акциясе уза. Кичә анда берничә йөз мең кеше катнашты, алар акция сайтында 345 меңнән артык билет теркәде.

Көн дәвамында ике тапкыр призлар уйнату булды. Җиңүчеләр арасында - республиканың 202 кешесе. Алар телевизорлар, ноутбуклар, робот-тузан суырткычлар, планшетлар һәм башка бүләкләр отты. Тантаналы шартларда кайбер бәхетлеләргә бүләкләр кичә үк тапшырылды.

Алда тагын ике көн призлар уйнатылачак. Әле кыйммәтле призлар һәм бүләкләр җитәрлек.
Суперпризлар киләсе атнада уйнатылачак. Исегезгә төшерәбез, алар - фатир, машина, Сочида ял һәм шифаханәгә юлламалар.

 

 

 

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас