+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 март 2024, 14:45

Сайлау – икеләтә бәйрәм!

Ни өченме? Чөнки бу көннәрдә, гражданлык бурычын башкарудан тыш, бик матур һәм кыйммәтле буләкләр дә отарга мөмкин. Мондый бәхеткә сайлауда катнашкан һәркем ирешә ала.  

Сайлау – икеләтә бәйрәм!Сайлау – икеләтә бәйрәм!
Сайлау – икеләтә бәйрәм!

Бу хакта “Рәхмәт” акциясе дирекциясе әгъзасы Римма Бикмурзина сөйләде. Ул билгеләвенчә, бүгенге көнгә ике миллион куар-код булдырылган. Аларның бик күбе теркәлгән дә инде.

Кичә куар-кодларны кичке сигезгә кадәр генә теркәргә мөмкин булса, бүген оештыручылар бу мөмкинлекне тәүлек әйләнәсенә бирергә булган. Иртәгә 21.00гә кадәр теркәлеп калырга кирәк.

Әйтергә кирәк, бәхетлеләргә бик яхшы бүләкләр әзерләнгән – ноутбуклар, планшетлар, электросамокатлар һәм башкалар. Иң бәхетлеләр фатир һәм машина да ота ала.

Әгәр теркәлеп булмаса, нишләргә? Белгечләр бу очракта VPNны сүндерергә киңәш итә. “Теркәлүчеләр күп, әлбәттә, ләкин сайт эшли”, - диде Римма Бикмурзина.

Бер телефонда биш куар-кодка кадәр теркәп була. Мәсәлән, үзеңне һәм балигъ булмаган балаларыңны.
Сайлау участогына килгән һәркемгә куар-кодлы кәгазьләр тапшырыла, шул исәптән балигъ булмаган балаларга да.
Ә “Рәхмәт” беләзекләре буенча күп кибетләрдә ташламалар каралган.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас