+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 март 2024, 11:19

Урыннарда сайлау ничек бара?

Башкаладагы "Русия Президентын сайлау-2024" җәмәгать матбугат сайлау үзәге белән туры эфирда бәйләнешкә әлеге вакытта районнарда эшләгән күзәтүче блогерлар чыкты.

Урыннарда сайлау ничек бара?Урыннарда сайлау ничек бара?
Урыннарда сайлау ничек бара?

Краснокама районыннан Земфира Сәгыйтова, Мәләвез районыннан Аэлита Әхтәмова һәм Кушнаренко районыннан Айгөл Вәлиева урыннардагы яңалыклар белән таныштырдылар.

Краснокама районының Куян авылында башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Земфира Әфнән кызы әйтүенчә, районда төрле милләт кешеләре яши, мәктәптә балалар аерым башкорт, татар, мари телләрен, шул ук вакытта дәүләт теле буларак башкорт телен бөтенесе дә укый.

– Сайлауның икенче көне дә тыныч үтә, ыгы-зыгы юк. Кешеләр бик теләп килә, гаиләләре менән тавыш бирүчеләр күп. Минем мәгълүматлар буенча, әлеге вакытка сайлаучыларның яртысыннан күбесе килде иде. Кешеләр "Рәхмәт" акциясендә шатланып катнаша, беренче тапкыр килгәннәргә һәм өлкән яшьтәге сайлаучыларга бүләкләр бирәбез, – диде ул.

Мәләвездә дә сайлау процессы тыныч һәм оешкан рәвештә уза.

– Быел шуңа игътибар иттем: гаиләләре белән килүчеләр күп, милли киемнәрдә килүчеләр игътибарга лаек. Өлкән яшьтәге сайлаучылар үзләре килә алмаса, комиссия агъзалары өйләренә бара. "Рәхмәт" акциясенә кушылучылар күп, – диде Аэлита Әхтәмова.

Кушнаренко районыннан "Авангард" гәзите хәбәрчесе Айгөл Вәлиева үзенең районында сайлау барышы турында мәгълүмат бирде.

– Районда 46 сайлау участогы эшли, 21634 сайлаучы теркәлгән. 132 кеше беренче тапкыр тавыш бирергә килде, шулай ук алты кеше 100 яшьне үткән. Йөзьяшәрләр дә үз бурычын үтәргә теләк белдерде, алар өйләрендә сайлады. Ә Солтанай авылында яшәүче 85-90 яшьлек апа-бабайлар сайлау участокларына үзләре килде, алар өчен сайлау - һәрвакыт бәйрәм. Шулай ук, ялга кайткан махсус хәрби операция яугирләре дә тавыш бирә. Алар да гаиләләре белән бергә килеп, авылдашлары белән аралаша, хәл белешәләр. Безнең якта сайлау бик оешкан, бәйрәмчә үтә, – диде Айгөл Рамил кызы.

Автор фотосы.


#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Резида Валитова
Читайте нас