+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 март 2024, 09:07

Венециядә дә Русия Президентын сайлыйлар!

Венециядә дә сайлаулар уза, дигәч, һич тә гаҗәпләнмәгез, дуслар, сүз бу очракта Италия шәһәре турында түгел, ә үзебезнең туган республикабыздагы Венеция авылы хакында бара. Ул Дүртөйле районында, гүзәл Агыйдел елгасы ярына сыенып утырган. Авыл зур булмаса да, моннан өч ел элек 100 еллык юбилеен күркәм итеп билгеләде.

Венециядә дә Русия Президентын сайлыйлар!Венециядә дә Русия Президентын сайлыйлар!
Венециядә дә Русия Президентын сайлыйлар!
Венеция авылында 1862 санлы сайлау участогы эшли. Ул "Венеция" шифаханә-профилакторие базасында урнашкан. Биредә 90 сайлаучы теркәлгән.

- Сайлаулар барлык закон таләпләрен үтәп, бернинди тәртип бозуларсыз бара, - дип уртаклашты сайлау участогы комиссиясе рәисе Зөлфия Закарина. - Хокук саклау органнары вәкилләре, күзәтүчеләр эшли. Безнең участокта беренче тапкыр тавыш бирергә килүче гражданнар юк, Венециядә, нигездә, лаеклы ялдагы кешеләр гомер кичерә.

Иртәнге 8гә үк килүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырабыз, QR-кодлы билетлар исә һәр кешегә таратыла. Венециядә теркәлеп, җәен генә килеп яшәүче дачниклар да Уфадан кайтып, гражданлык бурычын үтәп киттеләр.

- Бездә мәктәп тә, клуб та юк, әмма социаль объектлар булмаса да, даими рәвештә төрле чаралар үткәреп торабыз. Бик тату, бердәм яшибез, - ди венециялеләр.

Венеция халкы, һәр чарадагы кебек, сайлауларда да актив катнаша. Сайлау участогы комиссиясе рәисе Зөлфия Әкрам кызы биргән мәгълүмат буенча, әлеге сәгатькә Венеция халкының 55 проценты сайлауларда катнашып өлгергән дә инде.

Рәсемдә: сайлау участогы комиссиясе рәисе Зөлфия Әкрам кызы Закарина (уңда) сайлаучылар белән.

Илмир Мифтахов фотосы.
 
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

 

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас