+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 март 2024, 15:40

Журналистлар, һәрвакыттагыча, актив эшли

Русия Президентын сайлау барышы эшен яктыртучы Уфадагы Иҗтимагый матбугат үзәге республиканың Журналистлар берлеге эгидасы астында эшли.  

Журналистлар, һәрвакыттагыча, актив эшлиЖурналистлар, һәрвакыттагыча, актив эшли
Журналистлар, һәрвакыттагыча, актив эшли

Берлек җитәкчесе Вәдүт Исхаков бүген дә, кичә дә республика журналистларының лаеклы эшләвен билгеләде.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы да актив эшли, тележурналистлар исә 62 сюжет төшергән. Әлбәттә, иң күп мәгълүматны басма мәгълүмат вәкилләре әзерләгән. “Башкортостан” нәшрият йорты” дәүләт унитар предприятиесе хезмәткәрләре кичә 2269 материал әзерләгән булса, бүген бу сан кичкә кадәр артып та китәргә мөмкин.

Вәдүт Исхаков журналистларның бүген аеруча активлашуын билгеләде.

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас