Штаб җитәкчесе Лида Исаргакова билгеләвенчә, күзәтүчеләр мөмкин булган барлык хәлләргә әзер. Аларның барысы да үз бурычларын намуслы башкара.
“Сайлау эшендә катнашучыларның эше бик җаваплы”, - дип асызыклады Лида Сәгыйть кызы.
Иҗтимагый палата вәкиле Энҗе Әхмәдуллина Чишмә районында сайлаулар барышы турында сөйләде. Бүген район участокларында эш илебез гимнын башкарудан башланган. Бүген алар 28 участокның эшен тикшергән. Барлык сайлау участокларында җылы һәм якты мохит хөкем сөрүен билгеләде. Халыкны җәлеп итү буенча төрле чаралар да оештырылган. Мәсәлән, коймак пешерү буенча осталык дәресе.
Башкортстан Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең ректор ярдәмчесе Тимур Вәлитов барлык участокларда барлыгы 10 мең күзәтүче эшләвен билгеләде. Барысының да эшкә әзерлеге югары дәрәҗәдә.
Әлеге вакытка илдә барлык сайлаучыларның 70,01 проценты тавыш биргән.
Автор фотосы.
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024