Уфаның Дим районындагы 75нче балалар бакчасында урнашкан сайлау участогында эшләүче күзәтүче Рима Янгиреева билгеләвенчә, эш әйбәт оештырылган. Иртәнге якта кешенең күпләп килүе күзәтелгән. Биредә өч күзәтүче эшли.
Яңавыл районындагы блогер-күзәтүче Лидия Нуруллина өйдә тавыш бирүчеләр, дәваханәдә ятучылар янына барып та тавыш җыюлары турында сөйләде. Бүген сайларга килүчеләр азайган инде. Чөнки халыкның күбесе тавыш биргән.
Стәрлетамак шәһәренән Самат Кифуллин – Иҗтимагый палата әгъзасы. Ул да күзәтүче буларак сайлау участогында атмосфераның яхшы булуын билгели. Кешеләр арасында аңлату эшләре алып баруларын да әйтте.
Блогер-күзтүчеләр штаттан тыш хәлләр килеп чыкмавын да билгеләде.
Автор фотосы.
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024