+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 март 2024, 07:27

Элла Памфилова: "Сайлауларның соңгы көне дә уңышлы үтсен!"

"ЗАГС бүлекләреннән тавыш бирергә килүчеләр дә күп".

Элла Памфилова: "Сайлауларның соңгы көне дә уңышлы үтсен!"Элла Памфилова: "Сайлауларның соңгы көне дә уңышлы үтсен!"
Элла Памфилова: "Сайлауларның соңгы көне дә уңышлы үтсен!"

Әлеге сәгатьләрдә Башкортстанның сайлау буенча колл-үзәге белән туры элемтәгә Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова чыкты.

- Бүген соңгы, мөһим көн. Барысы да югары дәрәҗәдә үтә. Үтәкүренмәле, гадел сайлаулар оештырылды. Коллегаларга шуны әйтәсе килә: көч бар, белем бар. Шуңа да бу көнне дә уңышлы тәмамларбыз, дип уйлыйм. Сайлаучыларга да хәерле көн телим. Русияне яраткан, аны хөрмәт иткәннәр килсен, үз тавышын бирсен. Бу көннәр - җитди карар кабул ителә торган чор. Шуңа да сайлауларга гаиләгездәге мөһим вакыйгага караган кебек карарга кирәк.

Илнең төрле почмакларында яшьләр ЗАГСтан турыга тавыш бирергә килә. Мондый фоторәсемнәр белән 17 субъект уртаклашты. Алар гомерендәге иң мөһим көннәрендә сайлау көненең дә әһәмиятен билгеләгән. Гомер юлдашын да, илнең Президентын та алар бер вакытта сайлый. Кешеләр илгә ышана, киләчәкнең якты булачагын белә, - диде ул. Һәм шунда ук сайлау вакытында туган сабыйлар турында сөйләде. Балаларның әниләре бала тудыру йортында ук тавыш биргән.

Элла Александрова билгеләвенчә, Русиядә 53 төбәктә 706 халыкара күзәтүче эшли.

Фото:ria.ru

#ВыбираемПрезидента  
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас