+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 март 2024, 11:45

Халыкара күзәтүчеләр һәм экспертлар Ишембайда булды

Ишембайда Русия Президенты сайлауларына килгән чит ил электораль экспертлары һәм күзәтүчеләре булды. Күзәтүчеләрне - Русия Үзәк сайлау комиссиясе, экспертларны Русия Иҗтимагый палатасы чакырды. Моңа кадәр кунаклар Уфада булды, анда алар сайлау участоклары белән танышты.

Халыкара күзәтүчеләр һәм экспертлар Ишембайда булдыХалыкара күзәтүчеләр һәм экспертлар Ишембайда булды
Халыкара күзәтүчеләр һәм экспертлар Ишембайда булды

Ишембайда экспертлар берничә сайлау участогында булды. Сайлау комиссияләре җитәкчеләре халыкара күзәтүчеләргә тавыш бирү процедурасының ничек узуын күрсәтте.

Журналистлар белән Сербиядән килгән кунак аралашты. Геостратегик тикшеренүләр үзәге (Белград) генеральный директоры Драгана Трифкович аларның Башкортстанда инде икенче көн эшләве турында сөйләде. Халыкара күзәтүче тыныч һәм бәйрәм атмосферасын билгеләп үтте - участокларда музыка яңгырый, кешеләр яхшы һәм актив тавыш бирә. Драгана Трифкович Африка, Якын Көнчыгыш, Европа илләрендәге сайлауларда эшләү тәҗрибәсенә ия һәм Русиядә сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган һәм шул ук вакытта үтәкүренмәле, ачык дип ассызыклый. Кыскасы, чын демократик сайлаулар. Аларның тышкы тыкшынудан яклануы мөһим.

- Мин инде дүртенче тапкыр Русиядә, - диде Драгана Трифкович. – Биредә сайлауларны оештыру елдан-ел камилләшә. Мондый тәҗрибәне башка илләр кыю куллана ала. Ә менә Башкортстанда мин беренче тапкыр. Нинди тәэсирләр? Монда матур табигать, архитектура, кешеләр ягымлы, төп үзенчәлек - күпмилләтлелек. Мин башкорт мәдәнияте белән рәхәтләнеп таныштым. Шунысын да билгеләп үтәм, без монда үзебезне өйдәге кебек хис итәбез.

Фото: voshodnews.ru

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас