Республика Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Олег Галин статистика белән таныштрды.
Җәзаларны үтәтү федераль системасындагы 2712 кешенең берсе генә тавыш бирүдән баш тарткан.
Тикшерү изоляторларындагы 1843 кешенең 1842се тавыш биргән.
Төзәтү үзәкләрендәге - 747, өйдәге арестта булган 95 кешенең барысы да тавыш биргән.
Иреге чикләнгән 27 кешенең дә барысы да сайлауда катнашкан.
Вакытлыча тоту изоляторындагы 51 кешенең 21е тавыш биргән, 14е тавыш бирүдән баш тарткан. Берсе чит ил кешесе булу сәбәпле, тавыш бирүдә катнашмаган.
Республика психиатрия дәваханәсендәге 903 кешенең 375е тавыш биргән. Калганнары билгеле сәбәпләр аркасында катнаша алмый.
Автор фотосы.
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024