Хәзерге вакытта сайлау участокларында 3,5 миллион QR-билет бирелгән, 2 миллион билеттан артык теркәлгән.
"Суперпризлар уйнату 22 мартта узачак, — диде Римма Бикмурзина. - Нәкъ менә шушы көнне Уфада фатирның, ике „Нива“ автомобиленең, шулай ук төрле турларның бәхетле хуҗалары билгеле булачак".
Уфада фатирның кайда урнашканлыгы әлегә төгәл әйтелми.
Бүгенге көндә «Рәхмәт» акциясендә 350 кеше җиңүче булган.
"Канәгать кешеләр бүләкләр алырга килә. Бу чыннан да бик күңелле — бүләк итеп, мәсәлән, телевизор алу", — ди акция вәкиле һәм суперпризлар уйнатуда барлык бәхетле билетлар катнашуын билгеләп үтте.
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024