+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 март 2024, 02:55

Ә сез быел бройлер аласызмы?

Чебиләр сезоны җитә. Тәмле тавык ите ашар өчен бройлерларны ничек тәрбияләргә? Алар нәрсә ярата?

Ә сез быел бройлер аласызмы?Ә сез быел бройлер аласызмы?
Ә сез быел бройлер аласызмы?

"Бройлерга махсус алар өчен җитештерелгән катнашазык бирергә кирәк. Аның составында чебигә үсәр өчен нәрсә кирәк, барысы да бар: витаминнар, борчак, көнбагыш мае, акбур һәм башкалар. Чебинең яшенә карап, аларның составы аерыла. Төрле үсеш этабында «старт», «предстарт», «рост», «финиш» дигәнне карап алырга кирәк.

Чебиләр бер айга кадәр катнашазык ашый, күп су эчә. Аннан соң рационнарына мөмкин кадәр күбрәк яшел үлән, кычыткан кертсәң яхшы.

Теләсә нинди кош-кортны үстергәндә истә тотарга кирәкле алтын кагыйдә: ул – чисталык. Чебиләрнең асты һәрвакыт коры, чиста булырга тиеш. Һәм, әлбәттә, алларыннан суны өзмәү кирәк.

Моннан тыш, бройлер чебиләрне ишегалдына кызыл тавык кебек чыгарып җибәрергә ярамый. Андый бройлерлар ябык була. Алар өчен махсус челтәр белән уратылган, артык чабып йөрмәслек урын яхшы.

Чебиләрнең тере килеш авырлыгы 3,8–4,5 килограммга кадәр булса яхшы. 5 килограммнан арткан кошларның ите каты була. Тәме дә яшь чебинеке кебек тәмле булмый", - дип яза "Ватаным Татарстан".

Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас