Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов Русия Президентын сайлау буенча махсус брифинг барышында хәбәр иткәнчә, бүген, 17 мартта, 10 сәгатькә республикада 1 млн 972 мең кеше тавыш биргән.
Спикер әйтүенчә, бу сан төбәк территориясендәге барлык сайлаучыларның 67 процентын тәшкил итә.
"Сайлау процессының ике көне дә штат режимында үтте, бюллетеньнәр урыс, башкорт һәм татар телләрендә басылды, алар бөтен милләт вәкилләренең дә ихтыяҗын канәгатьләндерерлек булды", — дип билгеләп үтте Галимханов.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе фикеренчә, иң актив сайлаучылар - Агыйдел һәм Күмертау шәһәрләрендә һәм республика авылларында.
Фото: bashkortostan.izbirkom.ru
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024