Предприятиенең генеральный директоры Дмитрий Исаев хәбәр иткәнчә, завод «Благовещенск» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булып тора һәм күпер төзү, юл төзелеше һәм инфраструктураны үстерү өчен җыелма тимер-бетон конструкцияләр җитештерү белән шөгыльләнә. Производствоның инвестиция проекты 2020 елдан гамәлгә ашырыла, һәм кыска вакыт эчендә завод күпер балкалары, баганалар һәм товар бетоны чыгаруга керешә.
"МЖБК" Благовещен заводы» продукциясен алучы эре объектлар арасында – Благовещендагы OZON логистик комплексы, Уфаның Көньяк урау юлы аша Зинино бистәсе төзелеше, Уфаның Рыленко һәм Пугачев урамнары киселеше, М-12 «Восток» трассасы, шулай ук торак пунктларны урап узу юллары. Уңайлы географик урнашу сәбәпле, предприятие продукциясе Түбән Новгород, Самара, Пермь, Казан, Ырынбур һәм башка төбәкләргә дә күперләр төзүгә җибәрелә.
Заводның эшчәнлеге күрсәткечләре тотрыклы уңай динамика күрсәтә. Бу җитештерүне үстерүгә, вакытында түләүне һәм хезмәт хакын арттыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Предприятиедә 400дән артык яңа эш урыны булдырылган. Ә кадрлар әзерләү һәм хезмәткәрләрнең һөнәри үсеше өчен завод Уфа дәүләт нефть техник университеты белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән, Башкортстан архитектура-төзелеш колледжы белән дә хезмәттәшлек итә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров завод коллективына нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде.
- Игътибар итегез, 2020 елда заводның кереме 4,5 миллион сум тәшкил иткән иде, ә былтыр - 2 миллиард сумга якын. Бу - тиз арада төзелеп, продукцияне сату фазасына кереп, шундый зур уңышларга ирешеп була торган күрсәткеч, – дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Республика предприятиеләре җитәкчеләре өчен яхшы үрнәк. Эшегез өчен рәхмәт!