+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 март 2024, 09:35

Радий Хәбиров Русия Президентын сайлау нәтиҗәләрен шәрехләде

Башкортстанда Русия Президенты сайлауларында катнашу 83 проценттан артып киткән, ә гамәлдәге Президент өчен тавыш бирүчеләр саны 90 проценттан артты, диде бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең ЦУРдагы атналык оператив киңәшмәсендә.

Радий Хәбиров Русия Президентын сайлау нәтиҗәләрен шәрехләдеРадий Хәбиров Русия Президентын сайлау нәтиҗәләрен шәрехләде
Радий Хәбиров Русия Президентын сайлау нәтиҗәләрен шәрехләде

"Бу тавыш бирү безнең бөтен ил күрсәткән искиткеч консолидация чагылышы булды. Мин Башкортстан халкына, безнең сайлаучыларга рәхмәт белдерәсем килә, алар искиткеч күтәренке кәеф белән килде, акыл белән тавыш бирде.

Без барыбыз да илебезнең казанышлары, киләчәге уртак эшебезгә һәм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинның һәм аның сәясәтенә бәйле икәнен аңлыйбыз. Безнең алда алты гүзәл, иҗади ел. Без сезнең белән Юллама барышында Президент билгеләгән планнарны ишеттек. Мин ышанам, Юлламада әйтелгәннәрнең барысы да эшләнәчәк, чөнки ул уйланылган һәм саналган, реаль икътисади мөмкинлекләргә таяна. Алда безне яхшы, реаль эшләр көтә, җиңүләр көтә, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын”, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Ул, шулай ук, Русия Президенты сайлауларында Башкортстан сайлау комиссияләренең эшен "бик яхшы" дип бәяләде.

"Бик зур кешеләр армиясе эшләде, өч көн эшләү җиңел булмады һәм барысын да бик оешкан рәвештә эшләргә кирәк иде. Бөтен системага бик зур рәхмәт. Алар Президент һәм мин куйган мөһим бурыч - сайлаулар оешкан, үтәкүренмәле, уңайлы үтсен өчен эшләде. Дөресен әйткәндә, без куелган максатларга ирештек тә. Бернинди шикаятьләр дә килмәде һәм кискен вакыйгалар булмады диярлек", - дип билгеләде төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров үз Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга, муниципалитет башлыкларына рәхмәт белдерде, алар иңенә мөһим оештыру мәсьәләләре ятуын билгеләп үтте.

Башкортстан Башлыгы республика идарә командасының нәтиҗәле эшен билгеләп үтте. «Без сезнең белән илебезнең нәтиҗәле, иҗади үсешен тәэмин итүдә катнаштык», - диде төбәк җитәкчесе.

Фото: bashinform.ru

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас