Уфада Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы узды, анда Башкортстан территориясендә Русия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирү нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Тавышларны санау нәтиҗәләре буенча, иң күп тавышны илнең хәзерге Президенты Владимир Путин алды — тавыш бирүдә катнашучылар санының 90,90 проценты. Николай Харитонов өчен 3,69 процент тавыш бирелгән, Леонид Слуцкий — 2,72 процент, Владислав Даванков 1,88 процент тавыш алган.
Комиссия әгъзалары 2024 елның 17 мартында тавыш бирү көнендә Русия Президентын сайлау буенча Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә кергән тавыш бирүне үткәрү, тавышларны санау белән бәйле мөрәҗәгатьләр турында мәгълүматны игътибарга алды. Комиссия Башкортстан Республикасы территориясендә Русия Президентын сайлауда сайлау бюллетеньнәрен куллану нәтиҗәләре турында җыелма мәгълүматны раслады.
Комиссия әгъзалары чираттагы карары белән Башкортстан Республикасы территориясендә Русия Президентын сайлауда тавыш бирү нәтиҗәләрен раслады һәм Русия Федерациясе субъекты сайлау комиссиясенең Башкортстан Республикасы территориясендә тавыш бирү нәтиҗәләре турында протоколына кул куйды.
Президент сайлаулары нәтиҗәләре, Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, протоколларны 100 процент исәпләү нәтиҗәләре буенча түбәндәгечә расланды:
Путин — 87,28 процент;
Харитонов — 4,31 процент;
Даванков — 3,85 процент;
Слуцкий — 3,20 процент.
Фото: bashinform.ru/
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024