+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 март 2024, 11:52

Сайладык та, бүләк тә оттык!

Русия Президенты сайлауларында "РАХМАТ-2024" сайтына 2,5 миллион кеше теркәләгән.

Сайладык та, бүләк тә оттык!Сайладык та, бүләк тә оттык!
Сайладык та, бүләк тә оттык!

Бу хакта акцияне оештыручыларның берсе, "Алга-Патриот" спорт-патриотик үзәге җитәкчесе Ринат Хәбиров болай диде:

"Бу вакыт эчендә робот-тузан суырткычлар, телевизорлар, электр самокатлары, яндекс-станцияләр, каһвә тарткычлар, ноутбуклар, телефоннар һәм башка бүләкләрне сайлауларда катнашкан 400гә якын кеше алды. 22 мартта суперпризлар уйнатылачак. Бу юлы Уфада фатир, ике „Нѝва“ автомобиле, Сочига һәм республика шифаханәләренә юлламалар үз хуҗаларын табачак», — диде ул.

Ул, шулай ук, 17 мартта «Рахмат102.рф» дәртләндереү акциясе сайтының DDoS технологиясе буенча киберһөҗүмгә дучар булуын билгеләп үтте.

"Без миллионлаган керүләрне теркәдек, шул исәптән чит ил IP-адресларыннан. Безнең хезмәткәрләр тарафыннан резерв сервер булдырылды һәм сайт эше тергезелде. Шуңа бәйле рәвештә без QR-билетларны теркәүне 20 мартка кадәр озайтырга булдык. Шулай ук, әгәр дә кемдер үз бүләген алырга өлгермәгән икән, аны 20 мартка кадәр алырга мөмкин, барысы да индивидуаль хәл ителә, чөнки җиңүчеләрнең географиясе киң. Гомумән алганда, „Рахмат“ командасы бу көннәрдә киеренке режимда эшләде. Без җиңүчеләрнең йөзләгән бәхетле йөзен һәм аларның уңай эмоцияләрен күрдек. Акциянең якташларыбыз арасында зур резонанс тапканына шатмын», - дип өстәде Ринат Хәбиров.

Фото: "Башинформ"

 

Хештеги:
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

 

 

 

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас