Русиядә ил Президентын сайлаулар тәмамланды. Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, сайлауда ил буенча тулаем алганда катнашу күрсәткече 77,4 процент тәшкил итә. Бу саннарга Идел буе федераль округының 14 төбәге зур өлеш кертте, анда дәүләт башлыгын сайлауда катнашучылар саны 78,6 процент тәшкил итте.
Иң актив тавыш бирүне Саратов өлкәсе (91,6%), Башкортстан Республикасы (90,9%) һәм Пенза өлкәсе (89,9%) халкы бирде. Владимир Путинга тавыш бирү буенча Русиянең беренче ун төбәге исемлегенә Башкортстан – 4нче, Татарстан – 5нче һәм Түбән Новгород өлкәсе 9нчы урында. Шулай итеп, Идел буе федераль округы төбәкләрендә гамәлдәге дәүләт башлыгы өчен 15 миллионга якын кеше тавыш бирде, бу 2018 ел нәтиҗәсеннән 3 миллионга диярлек артык.
Русия Федерациясенең хәзерге Президенты Владимир Путин сайлауларда башка кандидатлардан зур аерма белән ышанычлы җиңү яулады. Идел буе федераль округы халкының тавышлары түбәндәгечә бүленгән: Владимир Путин — 87,36 процент; Николай Харитонов — 4,8 процент; Леонид Слуцкий — 3,33 процент; Владислав Даванков — 3,27 процент.
Экспертлар сүзләренчә, бу - сайлаучыларның Владимир Путинның хезмәтенә һәм аның үткән еллардагы эшенә мөнәсәбәте нәтиҗәсе, шулай ук Президент тарафыннан Федераль җыелышка Юлламада тәкъдим ителгән ил үсеше программасын хуплау.
Фото:bashinform.ru
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024