Бүген «Башкортостан» дәүләт концерт залында республика Башлыгы, «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров Кырымның Русия белән берләшүенең 10 еллыгына багышланган «Кырым язы» бәйрәм концертында катнашты.
Төбәк җитәкчесе, чарада катнашучыларны сәламләп, бу көнне 2014 елда Кырымда һәм Севастопольдә бөтенхалык референдумы узганнан соң Русиягә тарихи караган территорияләрнең рәсми рәвештә кире кайтканын билгеләп үтте.
– Мин 10 ел элек булган вакыйгаларны бик яхшы хәтерлим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бу вакыйгаларны юкка гына «Кырым язы» дип атамыйлар. Бу март аенда булганга гына түгел, ә бу вакытта русиялеләрнең һәм кырымлыларның күңелләрендә чын яз булганы турында. Без, чыннан да, берләштек. Сугыштан арыган Кырым халкы, севастопольлеләр, илебез Президенты әйтүенчә, «туган гаваньга» кайтырга карар итте.
Башкортстан Башлыгы соңгы елларда Кырымның динамик үсешен билгеләп үтте, шул исәптән төзелеш һәм туризм өлкәләрендә.
Үз чыгышында төбәк җитәкчесе илнең иминлеген батырларча яклаучы Русия Армиясенә һәм Башкортстанның ирекле батальоннарына рәхмәт белдерде.
Радий Хәбиров дәүләт башлыгы Владимир Путин курсын һичшиксез хуплавын белдерде.
Шулай ук, Радий Хәбиров «Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан төбәк бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Фото: glavarb.ru