+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 март 2024, 14:50

Уфада заманча зоопарк булачак!

Радий Хәбиров җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча киңәшмә үткәрде.

Уфада заманча зоопарк булачак!Уфада заманча зоопарк булачак!
Уфада заманча зоопарк булачак!

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы «Шәһәр мохите сәгате»н үткәрде. Көн тәртибендә — республиканың торак пунктларында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү проектлары.

Киңәшмә башында Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев шәһәрнең тарихи үзәгендә – Ленин, Коммунистик, Октябрь революциясе, Чернышевский һәм Зәки Вәлиди урамнарында административ биналар һәм торак йортлар фасадларын ремонтлауның «юл картасын» тәкъдим итте. Мәдәни мирас объектларына караучы 26 бинаны ремонтлау таләп ителә. Фасадларны яңарту планы 2024 һәм 2025 елларда эшләр үткәрүне үз эченә ала.

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова республиканың торак пунктларында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә әзерлек турында хәбәр итте. Әйтик, агымдагы елда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 123 территорияне тәртипкә китерү планлаштырыла. Төзекләндерү объектлары республика халкының фикерен исәпкә алып билгеләнәчәк. Ә 15 мартта 2025 елда гамәлгә ашырылачак проектлар өчен Бөтенрусия тавыш бирү башланды. Башкортстанда сайлап алуда 216 объект катнаша, шулардан 120 җиңүче сайланачак. Төзекләндерү проектлары өчен 30 апрельгә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталында, шулай ук 02.gorodsreda.ru. сайтта тавыш бирергә мөмкин.

Киңәшмәдә, шулай ук, "Башкортстан урманчылары" исемендәге парк территориясендә заманча зоопарк булдыру концепциясе каралды. Аны Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев тәкъдим итте. Проектны парк территориясен, шул исәптән гамәлдәге вольер хуҗалыгын масштаблы төзекләндерү кысаларында берничә этапта гамәлгә ашырачаклар. Яңа зоопарк Русия һәм халыкара тәҗрибәне исәпкә алып төзеләчәк. Концепция контактлы зоопарк, йөрү зонасы, гомум туклану урыннары, уен мәйданчыгы булдыруны үз эченә ала.

Башкортстан Башлыгы тәкъдим ителгән проектны хуплады һәм аның гаилә ялы өчен уңайлы булырга тиешлеген билгеләп үтте.
- Бу җиңел эш түгел. Әмма Уфа кебек шәһәргә, һичшиксез, заманча зоопарк кирәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Бу объектны проектлауга җаваплы карарга һәм аны төзүне сыйфатлы башкарырга кирәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас