+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 март 2024, 09:25

Үзәк сайлау комиссиясендә йомгаклау брифингы узды

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимхановның журналистлар белән очрашуы республика территориясендә Русия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләренә багышланды.

Үзәк сайлау комиссиясендә йомгаклау брифингы уздыҮзәк сайлау комиссиясендә йомгаклау брифингы узды
Үзәк сайлау комиссиясендә йомгаклау брифингы узды

Республика сайлаучылары югары электораль активлык күрсәтте. Анда катнашу 83,73 процент тәшкил итте, тавыш бирү исемлегенә кертелгән 2 465 830 сайлаучы тавыш биргән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, иң күп тавышны илнең гамәлдәге Президенты Владимир Владимирович Путин алган - 2 239 816 тавыш, яки 90,90 процент. Николай Михайлович Харитонов өчен – 90 865 (3,69 процент), Леонид Эдуардович Слуцкий өчен – 66 976 (2,72 процент), Владислав Андреевич Даванков өчен 46 253 сайлаучы (1,88 процент) тавыш биргән.

Сайлауларны оештыручыларның, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарының үз вәкаләтләрен үтәүдә сайлау комиссияләренә һәрьяклап ярдәм күрсәткән комплекслы һәм системалы эше сайлаучыларның югары активлыгына булышлык иткән.

Фото: t.me/cik_rb

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас