Кичәге оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров дәүләт башлыгын сайлауларның беренчел нәтиҗәләрен шәрехләде. Башкортстанда сайлауда катнашучылар саны – 83, ә илнең хәзерге лидеры Владимир Путин өчен тавыш бирүчеләр саны 90 проценттан арткан.
“Бу сайлаулар бөтен илебез күрсәткән искиткеч берләшүнең чагылышы булды. Башкортстан халкына, яхшы кәеф белән килгән, акыл белән тавыш биргән сайлаучыларыбызга рәхмәт белдерәсем килә. Барыбыз да аңлыйбыз, илебезнең казанышлары, киләчәге уртак эшебезгә һәм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга һәм аның сәясәтенә бәйле. Безнең алда – алты хезмәт елы. Без Президент үз Юлламасында билгеләгән планнарны ишеттек. Анда әйтелгәннәрнең барысы да эшләнер, дип ышанам, чөнки алар уйланылган һәм исәпләнгән, реаль икътисади мөмкинлекләргә нигезләнә, – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы, шулай ук, киләсе алты елда Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасындагы барлык йөкләмәләрнең тормышка ашырылачагына ышаныч белдерде.
Моннан тыш, ул республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә, сайлау комиссияләре әгъзаларына, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һәм тавыш бирүне тәэмин иткән барлык кешегә рәхмәт белдерде.
Радий Хәбиров Үзәк сайлау комиссиясеннән республикада сайлау барышында килгән барлык мөрәҗәгатьләргә җавап бирүне сорады. “Тавыш бирүнең беренче көненә кадәр Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенә 179 шикаять һәм мөрәҗәгать килде. Аларның күпчелеге мәгълүмати характерда. Тавыш бирү көннәрендә 27 мөрәҗәгать алдык. Алар барысы да каралды, җаваплар бирелде”, – дип билгеләде төбәкнең Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Азат Галимханов.
Былтыр Башкортстанда инвестицияләр күләме 620 миллиард сумнан артып киткән. “Былтыр үсеш, 2022 елдагы белән чагыштырганда, 7,6 процент тәшкил итте. Гомумән алганда, биш ел эчендә Башкортстан инвестицияләрне бер ярым тапкыр арттырды, шул ук вакытта Русия һәм Идел буе федераль округы буенча инвестицияләр бу вакыт эчендә өчтән бер өлешкә арткан. Безнең инвестицияләр җәлеп итү юнәлешендәге тырышлыгыбыз шундый искиткеч нәтиҗәләр бирә. Биш ел эчендә Башкортстан 2,3 триллион сум инвестиция җәлеп итте. Былтыр инвестицияләр үсеше 100 миллиард сум тәшкил итте. Бу – гомум команданың уртак эше нәтиҗәсе, чөнки без бергәләп инвесторларны җәлеп итә торган яхшы инвестиция климаты булдырдык. Бездә инвестицияләр үсеше өчен потенциал бар”, – диде Радий Хәбиров.
21 марттан Башкортстан елгаларында, “Ка-32” янгын-коткару вертолетын һәм пилотсыз авиацияне кулланып, бозның торышын мониторинглау башланачак. Шулай ук, бу максатларда аэрокөймәләрне куллану планлаштырыла. Бу хакта Хөкүмәт вице-премьеры Ирек Сәгыйтов сөйләде. Ул билгеләп үтүенчә, муниципалитетлар белән берлектә ихтимал булган боз тыгыны урыннары ачыкланган, 29 муниципалитетта тыгын куркынычы булган 62 участок контрольдә тотыла.
Моннан тыш, су басуның гидрологик хәвефләрен мониторинглауның “Ташкын 2.0” системасы актив кулланыла. Республика территориясендә бу система кысаларында 57 автоматик гидропост урнаштырылган, шул исәптән Йомагуҗа, Павловка һәм Нөгеш сусаклагычларында.
Кирәк була калса, халыкны эвакуацияләү буенча чаралар планлаштырылган. Моның өчен 276 вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнгән, алар 37 меңнән артык кешене кабул итә алачак.
Гомумән алганда, бу язда ташкын узган еллардагыга караганда җитдирәк булырга вәгъдә итә. Бу хакта Башкортстан гидрометүзәге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Анна Козаева белдерде. Ул Агыйдел бассейнында карда су запасы күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 6-27 процентка югарырак булуын билгеләде. Шул ук вакытта Агыйделдә суның максималь дәрәҗәсе уртача күрсәткечләрдән 40-70 сантиметрга югарырак булырга мөмкин. Урал аръягында елгалар ачылу 9-14 апрельдә көтелә, бу – нормадан 3-5 көнгә соңрак. Сакмар елгасында максималь дәрәҗә – 1 метрга, Олы Ыкта (Морак) ярты метрга югарырак булачак.
Ташкын буенча җентеклерәк фараз 25 мартта барлыкка киләчәк. Март ахырына кадәр торак пунктларны су басу ихтималы турында кисәтү төзеләчәк, аны барлык район хакимиятләренә җибәрәчәкләр.
Башкортстанда коммуналь инфраструктураның тузу дәрәҗәсе 54 процент тәшкил итә (чагыштыру өчен: Русия буенча күрсәткеч – 60 процент). Бу хакта киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, республика торак-коммуналь хуҗалык объектларын һәм инженерлык челтәрләрен модернизацияләү өчен федераль акчаларны җәлеп итү буенча актив эшли. Дәүләт иминлеге фонды акчаларын җәлеп итеп, былтыр 8 проект тормышка ашырылган.
Быел федераль акчалар исәбенә Учалыда казанлык төзеләчәк, Калтасы районының Краснохолм авылында ул реконструкцияләнәчәк. Уфада су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү, Ишембай районының Петровское авылында канализация чистарту корылмаларын, Стәрлетамакта, Нефтекамада һәм Авыргазы районында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен реконструкцияләү үткәреләчәк.