+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 март 2024, 05:00

Ташкынга әзер булыйк!

Аны бәла-казасыз үткәрү максатында Кырмыскалы районында бу юнәлештә тиешле чаралар күрелә.

Ташкынга әзер булыйк!Ташкынга әзер булыйк!
Ташкынга әзер булыйк!
Язгы ташкынга әзер булу — бүген актуаль мәсьәләләрнең берсе. Белгечләр билгеләвенчә, быел аның, башка еллардагы белән чагыштырганда, көчлерәк булуы ихтимал – кар катламының биеклеге уртача күрсәткечләрдән 30-60 процентка югарырак. Ничек кенә булмасын, зур суны “коралланып” каршы алу һәм көтелмәгән хәлләргә әзер булу зарур.

Кырмыскалы районы хакимиятендә Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттагы утырышында ташкынга әзерлек көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе булды. Җыелучылар су баскан очракта нинди эш-гамәлләр кылу һәм ташкыннан зыян күрмәс өчен чаралар планын билгеләде.
Районда 800дән артык кеше яшәүче 10 авылны су басу ихтимал. Узган елда бу чорны әлеге авылларда яшәүчеләр имин генә үткәреп җибәрде, ә менә аннан алдагы елда ташкын көчле булган иде. Үзән һәм Өршәк елгалары ярларыннан чыгу сәбәпле, Бекет, Вязовка авылларында һәм берничә бакча ширкәтендә яшәүчеләр зур зыян күрде. Шуңа агымдагы язда мондый хәлне булдырмас өчен барлык хезмәтләрнең дә ныклы әзерлеге таләп ителә.
Әлбәттә, һәр елдагыча, район территориясендә кешеләрне вакытлыча урнаштыру өчен өч пункт — Ибраһим авылы янындагы “Виктория” спорт-сәламәтләндерү лагере, Сахай авылы мәдәният йорты һәм Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы авылындагы филиалы әзерләнә. Әйткәндәй, кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларын әзерләү башланган да инде.
Район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, авыл биләмәләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, өлкән яшьтәге, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә, авырлы хатыннарга аерым игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады. Шулай ук, Әлфир Фәрхәт улы йөзү чаралары, гидротехник корылмаларны тиешле торышка китерергә һәм су басу куркынычы янаган авылларда яшәүчеләргә ташкынның нинди булачагы турында мәгълүмат җиткереп торырга кушты.
Әйткәндәй, әлеге вакытта авылларда суүткәргеч торбалар кардан чистартыла. Мондый эшне авыл биләмәләре хакимиятләре көннәр җылыта башлау белән ел саен үткәрә. Бүгенге көнгә торбаларның өчтән бер өлеше чистартылган да инде.
Мондый торбаларның күп өлеше Бозаяз, Карлыман, Кырмыскалы авыл Советлары биләмәләрендә урнашкан. Биредә урындагы үзидарә органнарына планлаштырылган эшләрне вакытында тәмамлау буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Иң мөһиме – ташкынга әзерләнеп өлгерергә һәм торак йортларны су басудан сакларга кирәк.
Сахай авылы биләмәсенең Бельский, Чатра, Кояшкин һәм Иске Шәрәй авылының Чапаев урамында яшәүчеләр дә су басу зонасына эләгә. Авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр идарәчесе Рания Хисамова билгеләвенчә, зур суны каршы алуга әзерлек, һәрвакыттагыча, җитди бара. Әлеге вакыта хакимият вәкилләре, югарыда аталган авыллар буйлап йөреп, халык белән аралаша һәм су басу куркынычы янаган очракта ничек эш итәргә кирәклеген аңлата.
Барлык хезмәтләрнең дә эш алгоритмы төзелгән. Ләкин моның кирәге чыкмас, ташкынны имин генә үткәреп җибәрербез, дип ышанасы килә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас