+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 март 2024, 06:53

Конференциягә рәхим итегез!

29 мартта Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы һәм «Башкортстан продукты» проектын республика җитештерүчеләре өчен «Тәэмин итүчеләр көне X5 Retail Group («Пятерочка», «Чижик») сәүдә-сатып алу конференциясе үткәрә, ул «АгроКомплекс-2024» Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында узачак.

Конференциягә рәхим итегез!Конференциягә рәхим итегез!
Конференциягә рәхим итегез!

- Бизнес-очрашулар төбәк предприятиеләре һәм ритейл белгечләре хезмәттәшлегенең аерылгысыз механизмы булып тора. Сәүдә-сатып алу конференцияләрендә эшлекле аралашу базарның барлык вәкилләре өчен практик әһәмияткә ия була, - дип билгеләп үтте сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр министры Алексей Гусев.

Сәүдә-сатып алу конференциясе - җитештерүчеләр өчен продукция китерүгә шартнамәләр төзү, товар әйләнешен арттыру һәм эчке һәм тышкы базарларда товарларның тәкъдим ителешен киңәйтү мөмкинлеге.

Үткәрү урыны: «ЭКСПО-Уфа» (Уфа шәһәре, Менделеев ур., 158, 2нче конференция залы, 2нче кат).

Конференциядә катнашу өчен [leech=https://clck.ru/39XfCn]https://clck.ru/39XfCn[/leech] сылтамасы буенча 22 мартка кадәр теркәлергә кирәк.

Тулырак мәгълүматны 8(347) 282-97-30 телефоны буенча алырга була.

Конференциядә катнашу бушлай.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас