+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 Марта 2024, 07:00

Римма Үтәшева: “Уфаны Тукайлы итте!”

Бүген, 20 мартта, республика Башлыгы Радий Хәбировка 60 яшь тулды. Радий Хәбировның республиканы үстерү юнәлешендә соңгы биш елда башкарган колачлы эшчәнлегеннән, күпсанлы стратегик карарларыннан чыгып, аның хакында “Башкортстан тормышына яңа сулыш бирде!” дип әйтергә, чыннан да, ныклы нигез бар. Башкортстан җитәкчелеге милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга җитди игътибар бирә. Түбәндә сүз шул хакта.  

Римма Үтәшева: “Уфаны Тукайлы итте!”Римма Үтәшева: “Уфаны Тукайлы итте!”
Римма Үтәшева: “Уфаны Тукайлы итте!”

Күпмилләтле һәм күпконфес­сияле Русиядә, Ватаныбыз мәнфәгатьләре өчен берләшү һәм бердәмлек идеясе аерым әһәмияткә ия. 2012 елдан Русиянең Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева җитәкләгән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе дә бу юнәлештә колачлы эшчәнлек алып бара.


– Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл проектын тормышка ашыруда да Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең өлеше, әлбәттә, зур булды. Әмма бу безнең генә казаныш дисәк, дөрес булмас иде. Мәгълүм булуынча, беренче булып әлеге башлангыч белән “Кызыл таң” гәзите чыкты, – ди Римма Үтәшева. – Биредә, әлбәттә, иң зур рәхмәтебезне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка җиткерәсе килә. Нәкъ ул республика җитәкчелегенә килгәннән соң әлеге эш тизләнеш алды. Әйткәндәй, 2019 елның 18 апрелендә һәйкәлне Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында ачу тантанасында Радий Фәрит улы чыгыш ясап, Уфаны үз иткән Тукайга һәйкәл, һичшиксез, республика башкаласында да булырга тиеш дигән сүзләр җиткерде.


2021 елның 30 гыйнварында Нефтекама шәһәрендә татар теле ти­рәнтен укытылучы күппрофильле “Белем” мәктәп-интернатының ачылуы да республика тормышында, шулай ук, әһә­миятле вакыйга булды. Мәк­тәпне ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзе катнашты.


Гомумән, Башкортстан җитәкче­леге милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга җитди игътибар бирә. 27 февральдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, респуб­ликаның татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашып, милләтара татулыкны ныгыту, татар телен һәм мәдәниятен үстерү, социаль башлангычларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Русиянең Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева милләтара татулыкны ныгыткан һәм милли иҗ­тимагый оешмаларга ярдәм өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.


Очрашу ахырында Радий Хәбиров чарада катнашучыларга нәтиҗәле фикер алышу, шулай ук, татар милли-мәдәни берләшмәләренең актив эше өчен рәхмәт белдерде.
– Без бер зур илдә яшибез һәм киләчәгебезне бергәләп төзибез. Зур эш башкаруыгыз өчен мин сезгә бик рәхмәтле, – диде Радий Хәбиров. – Бу авыр вакытта без арытаба үсешебезгә нигез салабыз. Шул ук вакытта эшебездә акыллы һәм ныкышмалы булу мөһим. Безне берләштергән идеалларны һәм традицион кыйммәтләрне саклау зарур.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас