Амур өлкәсендә рудникның җир асты эшләре участогында тау токымнары ишелгән. Җимерекләр астында 13 кешегә кадәр булырга мөмкин, дип хәбәр итә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Җир астында "әсирлеккә" эләккән хезмәткәрләр арасында Башкортстаннан 31-48 яшьлек биш кеше бар: Сибайдан - 4 машинист, Учалыдан -1. Аларның исемнәре дә билгеле: Вәлиханов Э. Р., Симонов О. М., Николаев В. О., Шәрипов Р. Р. һәм Марков Ю. А.
Урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 25 белгече һәм 4 берәмлек техника һәм психологлар эшли. Өлкәдә, рудник ишелү сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимын керттеләр.
112 телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, коткаручылар аскы горизонтлардан вентиляция торбасына сугу тавышлары ишетә. Ләкин эзләү эшләре шахтага грунт сулары килү белән катлаулана.
Шул ук вакытта тикшерүчеләр рудник шахтасында "эшләр алып барганда хәвефсезлек таләпләрен бозу" мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Фото: [leech=https://vk.com/incident02]https://vk.com/incident02[/leech]