Русиянең иң эре интернет-кибете «Озон»ның өстәмә түләү-җыемнар кертүе компаниянең бөтен ил буенча партнерлары арасында масштаблы протестларга китергән. Заказ бирү пунктлары хуҗалары яңалыкка ризасызлык белдерә һәм вакытлыча эшне туктаткан. Бу үзгәрешләр бетерелмәсә, бу кибетнең бөтенләй эшен туктатуы ихтимал.
"Озон" җитәкчеләре партнерлар белән компромисслы чишелешләр эзләргә әзер булуы турында белдерә. Әмма конфликтны җайга салу җиңел булмаячагы ачык. Маркетплейслар бүген өстәмә түләүләр хисабына табышны арттырырга омтыла. Шул ук вакытта логистик инфраструктура моңарчы күрелмәгәнчә әһәмиятле һәм партнерлар булмаганда бөтен бизнес-модель онлайн-сатулар куркыныч астында кала.
Фото: "Башинформ" агентлыгы