Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Башкортстан шифаханәсендә шифаханә-курорт дәвалануына сертификатны БА-133339 санлы билет отты.
Сочида гаилә ялына сертификат - БА-113814 билеты хуҗасына.
«Нива» автомобиле АШ-130108 һәм АС-022322 билетларына чыкты.
"Novaland" торак комплексында фатир хуҗасының билет саны - АФ-021333.
Бәхетле номерларга ия булучылар белән оештыручылар якын арада элемтәгә керәчәк.
Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, бүген 12.00 сәгатьтә өстәмә призлар: Сочида ял итүгә юлламалар, төбәк шифаханәләрендә ял итү һәм башка призлар булачак. Трансляцияне социаль челтәрләрдә "Рәхмәт" акциясе төркемнәрендә карарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: республикада "Рәхмәт" акциясе Русия Президенты сайлауларында тавыш бирү көннәрендә узды.
Фото: bashinform.ru