+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 март 2024, 11:40

Радий Хәбиров: “Төзелешләр дәвам итәчәк”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Көнчыгыш чыгу юлын ачкан вакытта республика LIVE #дома телепроектына интервьюда Башкортстанда башка юллар һәм күперләрне төзү турында сөйләде.

Радий Хәбиров: “Төзелешләр дәвам итәчәк”Радий Хәбиров: “Төзелешләр дәвам итәчәк”
Радий Хәбиров: “Төзелешләр дәвам итәчәк”

Көнчыгыш чыгу юлы 1992 елда ук төзелә башлаган иде, ләкин 2007 елда, финанслау булмау сәбәпле, төзелешне тукталды. Хәзер исә аны финанслау күләме 40 млрд. сумга якын тәшкил итте, бу - соңгы дистә еллар эчендә республиканың иң эре инфраструктура объекты.

- Финанслау иң төп проблема булды да. Бу бит бюджет акчалары бүлеп бирелә торган проект кына түгел, бу - катлаулы финанс схемасы, концессион килешү, һәм һәр як мәнфәгатьләрен исәпкә алу мөһим иде. Мин, әлбәттә, барыннан да элек, безнең республика мәнфәгатьләрен исәпкә алу өчен тырыштым, шуңа күрә финанс схемасы бик баланслы килеп чыкты, - дип аңлатты Радий Хәбиров.

Объектны төзү бик катлаулы булды. 1200 метр озынлыктагы тоннель өстендә белгечләр озак эшләде. Тоннельдән соң озынлыгы 2700 метр булган эстакада белән күпер. Алга таба - 10 километрдан артык дүрт полосалы юл. Төзүчеләр инде икенче чиратка кереште - «Урал» М-5 һәм "Идел" М-7 федераль трассаларын турыдан-туры тоташтыру өчен Һалле урамына чыгу планлаштырыла. Проект әзер, юлда булган объектларны сүтү башланды.

- Көнчыгыш чыгу юлы зур социаль нәтиҗә бирәчәк, - дип сөйләде төбәк җитәкчесе. - Бу юл Караидел аръягы дип атаган территориядән уза. Биредә Уфа шәһәренең тагын бер районы формалашачак. Төбәк шәһәр төзелеше потенциалы - иң тыйнак исәпләүләр буенча, якынча 5-6 млн квадрат метр торак. Акыллы итеп төзибез - торак та, шунда ук социаль объектлар да булачак.

Хәзерге вакытта республикада бара торган юл төзелеше темплары - моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә, дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. М-12 трассасы төзелә, язын Р-240 юлын киңәйтү башлана, "Уфаның көньяк капкалары" инфраструктура проекты гамәлгә ашырыла. М-5 «Урал» федераль трассасы даими киңәя һәм реконструкцияләнә, озакламый М-7 киңәйтеләчәк. Шуңа күрә Көнчыгыш чыгу юлын төзегән вакытында оешкан белгечләр командасының тәҗрибәсенә ихтыяҗ зур булачак.

- Уфадагы күперләр һәм күпер кичүләре актив төзелә һәм реконструкцияләнә - моңа кадәр беркайчан да мондый күләмнәрдә эшләнмәгән иде. Без инде Нугай юлүткәргечен эшләтеп җибәрдек һәм Шакша күперенә керештек, быел без Агыйдел аша иске күперне реконструкцияләүне төгәлләдек. Күп кенә яңа проектлар бар - берничә дистә күперне ремонтларга һәм реконструкцияләргә планлаштырабыз. Төзелеш күп, әмма халык та арта, кешеләрнең мобильлеге арта - димәк, юлларга йөкләнеш тә, транспорт саны да арта, - дип ассызыклады республика Башлыгы.

Фото: скрин-шот Республика LIVE #дома

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас