"Гомер үзе изге. Рамазан ае гына түгел, кеше гомере. Алар тыныч халык тормышына һөҗүм иттеләр. Әйе, бүген бөтен дөнья кайнап тора. Махсус хәрби операция дә, яхшылык көчләренең явызлыкка каршы торуы да бара. Һәм менә шул вакытта каферлек, вандаллык, тыныч халыкка карата кешелексез мөнәсәбәт безнең күз алдында булды», — дип белдерде Тәлгать Таҗетдин.
Баш мөфти барысын да берләшергә чакырды. Ул ассызыклаганча, тыныч халык тормышына һөҗүм иткән бу кешеләрнең максаты хаос һәм низаглар чәчү булган.
“Бу хурлыклы гамәлдән һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең барлык туганнарына һәм якыннарына сабырлык", — дип өстәде Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе.