Үзәктә аңлатуларынча, Алтай краеның өлкән яшьтәге кешесе онкология бүлегенә 2022 ел ахырында эләгә. Аңарда бер үк вакытта төрле гистологик төрдәге ике яңа яман шеш табыла: эчәктә һәм сул бөердә. Моңа кадәр – 2010 һәм 2017 елларда аның эчәклекләреннән ике төрле яман шешне табиблар уңышлы алып ташлаган була инде.
“Хәл гадәти түгел. Генетик омтылыш шулай тормышка ашырыла: организм яман шештән үләргә ниятләгән кебек, әмма без, хирурглар, инде дүртенче тапкыр аны үлем тырнагыннан йолып алабыз, – ди табиблар. – Авыру кайчандыр яман шеш белән авырган һәркем кебек үк, гомерлек диспансер исәптә тора һәм ярты елга бер тапкыр онкологта тикшеренү уза, шуңа да организмында онкологик тайпылыш килеп чыгуын бик иртә, беренче стадиядә ачыклау мөмкин булды”.
Бу юлы да 82 яшьлек пациент операцияләрне уңышлы кичергән, йөзгә кадәр яшәячәкмен дигән өмете белән уртаклашкан.