+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 март 2024, 14:17

Юлда автобуста янгын чыккан...

Пассажирлар исәнме?

Юлда автобуста янгын чыккан...Юлда автобуста янгын чыккан...
Юлда автобуста янгын чыккан...
Чиләбе өлкәсендә трассада Югары Кыйгы авылыннан Уфага барган микроавтобуста янгын чыккан. Бу хакта "NTV" басмасы пассажирларның берсенә сылтама белән хәбәр итә.

Ир салондагы төтеннән уянуын сөйләгән. Бу вакытта автобус инде янып торган. Барлык пассажирлар диярлек транспорттан чыккан, аннан һәм өлкән яшьтәге хатын-кыздан башка. Ул үзен беркем дә уятмавын, әйтә.

Хәзер автобустагы янгынны сүндергәннәр инде. Беркем дә зыян күрмәгән.

Фото: UTV

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас