+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 март 2024, 07:23

Юлда янә үлем...

Кызганычка каршы, фаҗигадә ике кеше үлгән.

Юлда янә үлем...Юлда янә үлем...
Юлда янә үлем...
Кичә, 24 мартта, Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәтендә үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр иттеләр. Водитель, каршы як полосадан торган машина белән бәрелешүдән качар өчен, ике кешене бәрдергән.

Бирелгән мәгълүматлар буенча, фаҗига Кырмыскалы районында Уфа-Инҗәр-Белорет трассасының алтынчы километрында булган. 76 яшьлек шофер «Веста» машинасы руле артында юлда торган «Газель»не урап үтәргә тырышкан һәм юл кырыендагы кешеләрне бәрдергән.

Һәлакәт урынында 36 яшьлек ир һәм 59 яшьлек хатын-кыз вафат булган.

Фото: ЮХХДИ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас