Үз командасының эше
Мин барысы да идеаль дип әйтә алмыйм. Әмма без проблемаларны планлы хәл итәбез һәм республиканы үстерәбез. Ә бу иң төп мотивация – син үз эшеңнең нәтиҗәләрен күрәсең.
Яшьләргә игътибар
Әлбәттә, яшьләр игътибар таләп итә. Минем философия шундый. Мин безнең тормышыбызны күпмедер вакыттан билгеләячәк кешеләргә һәрвакыт хөрмәт белән карыйм. Бөтен кеше дә яшьләр белән аралаша алмый. Аларны алдарга ярамый, ничек бар – шулай сөйләшергә кирәк. Аларга күп нәрсәне аңлатырга кирәк. Безнең өчен аңлаешлы нәрсәләр алар өчен җиңел бирелми. Ялган булган дөньяны яшьләргә аңлавы кыен. Минемчә, бу – эшемнең иң мөһим өлеше. Күп яшьләр башка шәһәрләргә китә. Мин дә Мәскәүдә яшәдем, бу гади шәһәр түгел. Анда барысы да урнаша алмаячак. Шуңа күрә мин әйтәм: белем алыгыз да кайтыгыз!
Красногорскида эш башлау
Красногорскида эш башлау җиңел булмады, тиешле тәҗрибәм юк иде. Мин – Красногорск өчен бөтенләй чит кеше. Бу – үзенчәлекле шәһәр, халык үз хокукларын белә. Проблемалар һәрвакыттагыча, күп булды. Мин кешеләр белән даими очраштым. Бик күпләр очрашырга яратмый, чөнки анда прәннекләр өләшмиләр. Хисләр дә бар. Аларны сүндерергә һәм ачык җавап бирергә кирәк: менә моны сез эшләрсез, ә менә моны без эшләрбез, ләкин бераз соңрак.
Мин бит анда сәяси эштән килдем, энергия бар иде. Миңа бу эш бик кызыклы булды: парклар, юллар төзү, кешеләр белән аралашу, янгыннарны сүндерү. Барысы да бик яхшы сабак бирде. Мин, гомумән, кеше вазыйфага билгеләнгәндә муниципаль мәктәп узарга тиеш дип саныйм.
Башкортстанга кайту
Мин ачыктан-ачык әйтәм. Бәлки, бу серне бераз ачармын. Алдан бернәрсә дә билгеле түгел иде. Бернәрсә дә белмәдем. Бу планда Президент Хакимияте тел тидермәслек эшли. Мин бу хакта берничә сәгать кала гына белдем.
Ләкин шуны аңларга кирәк: бу берничә сәгатькә кадәр һәрьяклы аналитик һәм кадрлар эше алып барыла. Бу көтелмәгән хәл иде.
Җитди сынау
Юк, Красногорскида мин начар эшләмәдем. Кайвакыт гаиләбез белән сөйләшеп утырабыз: бу – безнең өчен иң бәхетле еллар, дип саныйбыз. Менә бу ел һәм җиде-сигез ай (Красногорск җитәкчесе вазыйфасында). Анда барысы да аңлашыла, монда булган проблемалар юк.
Мин бу эшне башкара алырмынмы дип бик борчылдым. Минем хәтта бернинди планнарым да юк иде, шуңа күрә әзерлекле килмәдем. Монда нинди шартлар барлыгын белмәдем, чөнки еш кайтып йөрмәдем. Монда кайттым һәм шунда ук карарлар кабул итәргә кирәк иде. Менә шундый сынау булды. Мин үз команда әгъзаларымны билгеләгәндә беренче сүзем шул: “яшь солдатлар курсы” булмаячак. Менә без сезне билгеләдек, юнәлешне тапшырдык – барысы өчен дә беренче көннән үк җаваплылык.
Республиканың элекке җитәкчеләренә мөнәсәбәт
Мин Мортаза Рәхимов белән эшләдем, ә Рөстәм Хәмитов белән очраша идек. Мортаза Гобәйдулла улы белән мин 5 ел эшләдем, аның шәхесен яхшы аңлый идем. Мин бу шәхесне хөрмәт иттем. Мин бәхетле, вафатына берничә көн кала аның белән дәваханәдә аралаша алдым. Рөстәм Зәки улы озак еллар биредә эшләде, зирәк һәм тыныч сәясәт алып барды.
Мин эләктереп алган проектлар бар, үзем башлаган проектлар бар. Без җитәкчеләргә хөрмәт белән карарга тиеш дип саныйм.
Ләкин мин үзем өчен ачкан өченче җитәкче дә бар – Мидхәт Шакиров. Мин аны исән килеш күрмәдем, ул чакта мин студент идем. Аның турында берничә китап укыдым. Бу бик көчле җитәкче. Һәм без, минемчә, аңа тиешле бәһа бирмәдек. Эре заводлар аның чорында формалашкан. Шуңа күрә без аның истәлеген мәңгеләштерергә карар иттек.
Башкортстан Башлыгы постында
Мин үз эшемне үзем бәяли алмыйм. Бездә минем һәм идарә командасының эшен объектив бәяли алырлык кешеләр бар. Бу – республика тормышында иң борчулы еллар. Мин ихтимал булган хәвефләрне аңлыйм һәм кешеләр мәнфәгатьләрендә карар кабул итәм. Бу сынауларга мин эчке яктан әзер.
Республикабызга, халкыбызга хөрмәт белән карыйм. Күпме вакыйгалар булды! Бу җәмгыятьнең таркалуына китерергә мөмкин иде. Ләкин кешеләр үзгәрде. Гәрчә кешене кайвакыт сынаулар рәхимсезләндерсә дә. Аллаһка шөкер, бу чорны без лаеклы узабыз.
Шәйморатовның Русия Герое йолдызы
Тормышта бернәрсә дә болай гына булмый. Генерал язмышын аңларга кирәк иде. Разведка, Кытайда махсус биремнәр үтәү, Кремльдә эшләү, полк формалаштыру, сугышта һөҗүмгә бару. Ул хәтта 1943 елның 23 февралендә – бөтен гомерен багышлаган структура көнендә һәлак була. Аның үлеме тирәсендә аңлаешсыз тарихлар да бик күп иде.
Мин ул һәлак булган урынга бардым. Бу вакыйга күңелне, йөрәкне яулады. Миңа “бу мөмкин түгел”, диделәр, чөнки Бөек Ватан сугышы буенча бүләкләү документлары, кәгазьләре белән бәйле тарих инде ябылган, архивка озатылган. Шуңа да карамастан, яхшы альбом ясадым: шәхесе, сугышчан юлы. Мин үзем архивта Буденныйның 1948 елда Михаил Калинин исеменә “Башкортстан халкының үтенечен хуплавыгызны үтенәм” дигән мөрәҗәгатен шәхсән укыдым. Һәм мондый мөрәҗәгатьләр бу елларда күп булган. Башкортстанда Президент Хакимияте җитәкчесе булып эшләгәндә үк чираттагы тапкыр Герой йолдызы бирү өчен материалларны җибәрдем. 2019 елның көзендә очрашу булды, Президентыбызга бу тарихны сөйләп бирдем. Мин аның күзләрендә кызыксыну күрдем. Һәм шунда ул Хакимият башлыгына бу мәсьәләдә республикага ярдәм итү турында күрсәтмә бирде – шатлыгымның чиге булмады.
Совет мәйданындагы һәйкәл
Бу һәйкәл генерал шәхесенә генә түгел. Шунда ук дивизиянең барлык яугирләренең фамилияләре. Анда, тулаем алганда, обелискта бөтен хәрби тарих язылган. Асылда, Ватан өчен сугышларда һәлак булганнарга һәйкәл барлыкка килде. Һәм һәйкәл безнең яугир якташлар өчен төп тарту ноктасына әверелде. СВО зонасыннан ялга кайткан күп кенә егетләр анда чәчәкләр сала.
Үзен бәхетле кеше дип саныймы?
Һичшиксез. Ә нигә миңа бәхетле кеше булмаска? Гаиләм, хатыным бар, балаларым үсә. Минем эшем кызыклы. Бик үзенчәлекле заманда яшим, анда һәркайсыбыз үзен күрсәтә ала.
Эшләргә һәм эшләргә!
Минем бик яхшы планнарым бар. Алда күп эшләр тора. Яңа гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашырачакбыз. Без нәрсә төзи алуыбызны күрәбез. Бу гади бурыч түгел, кешеләрнең сораулары күп. Кешеләрне алдамау бик мөһим.
Без хәзер “Башкортстан 3.0” программасы өстендә эшлибез. Анда абстракт план-ниятләр юк, ә Башкортстанның 2030 елга нинди нәтиҗәләргә килергә тиешлеген күзаллау бар.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.