Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе көчләре һәм чаралары югары әзерлек режимында эшли.
"15:00 сәгатькә 9 муниципаль берәмлекнең 9 торак пунктыннан күп кар эрүе һәм яңгырлар нәтиҗәсендә территорияләрне су басу турында хәбәрләр килде.
РСЧСның Башкортстан территориаль ярдәмче системасы көчләре һәм чаралары халыктан килгән һәр хәбәр буенча тикшерү үткәрә, урыннарга техника җибәрелә. Хәбәрләр Ишембай, Туймазы, Стәрлебаш, Зианчура, Хәйбулла районнарында, шулай ук Сибай, Туймазы, Дәүләкән һәм Уфа шәһәрләрендә яшәүчеләрдән килде.
Кирәкле чаралар күрелә, хәлне күзәтүне дәвам итәбез" - дип хәбәр итәләр МЧСтан.
Республикада министрлыклар һәм ведомстволар кергән оператив штаб төзелгән.
Фото: башинформ