+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 март , 17:25

Башкортстанда чикләр аныкланды

Башкортстанда "Дәүләт пространство мәгълүматлары системасы" Русия дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә район һәм шәһәр башлыклары белән утырышта фикер алыштылар.

Башкортстанда чикләр аныкланды
Башкортстанда чикләр аныкланды

Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, федераль программаны гамәлгә ашыруның төп юнәлешләренең берсе-күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын (ЕГРН) җитмәгән мәгълүматлар белән тутыру.

– 2022 елда без 'Росреестр" белән берлектә махсус «юл картасы»н расладык. Реестрга күрше төбәкләр белән чикләр турында мәгълүмат кертү буенча барлык чаралар да тәмамланды. Муниципалитетлар чикләре буенча эшләр ахыргы стадиясендә (98,9 процент). Узган ел без шулай ук торак пунктлар чикләре турында мәгълүмат кертүне чагылдырган күрсәткечләрне шактый яхшырттык (82,43 процент), – дип сөйләде Премьер-министр.

«Дәүләт пространство мәгълүматлары системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында вице-премьер, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов хәбәр итте. Республика бюджетыннан узган ел торак пунктлар, территориаль зоналар, мәдәни объектлар чикләре турында мәгълүматларны бердәм дәүләт реестрына кертү буенча чараларны үтәүгә 30 миллион сум акча бүленгән. 2024 елда бу эшкә 211 миллион сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Мондый ярдәм белән соңгы алты айда ЕГРНга торак пунктлар чикләре турында мәгълүмат кертү күрсәткечләрен 20 процентка диярлек яхшыртуга ирешелгән.

- Территориаль зоналар йорт, кибет яки социаль объектны кайда төзү, ә кайда завод урнаштыру мөмкинлеген билгели. Биредә муниципалитетларга бурычларны үтәү кысаларында территориаль зоналарны зурайтырга һәм төп 4-5 зонаны бүлеп бирергә киңәш итәбез. Ышанычлы һәм тулы реестр булдыру җир ресурслары белән сыйфатлы идарә итүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип аңлатты Азамат Абдрахманов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: