+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 март , 11:58

Уфа коледжында - шартлаткыч?

Шундый хәбәр килгән. Анда ашыгыч эвакуация бара.

Уфа коледжында - шартлаткыч?
Уфа коледжында - шартлаткыч?
Уфада Киров урамындагы статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжы студентларының дәресләре ашыгыч рәвештә туктатылган. Бар булган мәгълүматлар буенча, уку йорты почтасына бинаны миналау белән янаган аноним хәбәр килгән. Шуңа күрә укучыларның һәм хезмәткәрләрнең бинадан чыгуын сораганнар. Хәзер урында ашыгыч хезмәтләр эшли. Уку йорты янына ашыгыч ярдәм машинасы һәм янгын сүндерүчеләр килгән.

Мәгълүм булуынча, атна башында Башкортстанда шикле предметлар турында аноним хәбәрләр аркасында төрле учреждениеләрдән эвакуацияләр дулкыны узды, дип яза «Башинформ» агентлыгы.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: