Күпләрнең тәрәзә төбендә яшел үсентеләр пәйда булды, бакчачылар инде җәйгә әзерлекне башлады. Аеруча пенсионерлар язны көтә: тартма-тартма борыч, баклажан, томат, чәчәкләр...
Чәчәкләр дигәннән, аларның кайбер төрен утыртып, 15 тәүлек арест, зур күләмдә штраф алырга, хәтта төрмәгә эләгергә дә мөмкин. Белмичә утыртсаң, әлбәттә. Мәсәлән, күпләр яратып үстергән үрмәле ипомея гөле быелгы елның февраленнән алып тыелганнар исемлегенә кертелде. Бу турыда күпләр белми һәм ел саен яратып утырткан үрмә гөленең үсентеләрен инде аерым савытларга аера.
Әмма хөкүмәт кисәтә: бу үсемлекнең орлыкларында наркотик, психотроп матдәләр бар. Шунлыктан ул Русия Федерациясендә контрольгә алынырга тиешле үсемлекләр исемлегенә кертелгән. Ипомеяның аерым сортларын утыртырга, үстерергә, таратырга, сатып алырга, сакларга, чик аша алып чыгарга ярамый.
Дөрес, сатучылар бакчачыларны төшенкелеккә бирелмәскә өнди: ипомеяның кайбер төрләре бу исемлеккә кертелмәгән һәм алар тыелмый. Әмма орлыклар сатып алганда, кемдер бу турыда дөрес консультация бирә алыр, дип ышанып булмый. Ә галлюциноген матдә нәкъ аның орлыкларында икән. Шуңа да бу чәчәктән вакытлыча баш тарту, аны башка төр үсемлек белән алмаштыру дөрес булыр. Чөнки “ярамаган” гөл өчен штраф күләме зур. Шунысы да бар: ипомея орлыгы коелып калып та чыгарга, хәтта күршеләрдән кереп тә үсәргә мөмкин. Шуңа күрә, бакчадагы яшеллеккә игътибарлырак булырга кирәк.
Нинди сортларына кагыла?
“Фортуна”, “Звездная ночь”, “Забава”, “Танец теней”, “Беляночка”, “Жизель”, “Летающая тарелка”, “Райские бабочки”, “Искристая сирень”, “Небесно-голубая”, “Млечный путь”, “Леди в голубом”, “Перламутровые врата” сортлары тыелган.
Штраф күпме?
Дәүләт думасы депутаты, Бакчачылар берлеге рәисе Никита Чаплин сүзләренә караганда, бакчада ипомея саны ун үсемлектән артып китсә, физик берәмлекләр 15 тәүлеккә кадәр кулга алынырга яки аларга 5 мең сум штраф салынырга мөмкин. Оешмалар 300 мең сум штрафка тарттырыла. Әгәр бер участокта йөздән артык үсемлек табылса, бу инде җинаять эше кузгатылырга нигез булып тора, бу очракта максималь санкция – төрмә срогы каралган. Шулай ук, өч грамм тыелган ипомея орлыгы табылса да, бу кешегә карата җаваплылык каралган.
934 санлы карар
Бакча участокларында үстерергә ярамаган үсемлекләрнең тулы исемлеге белән 27.11.2010 елда чыккан Русия Федерациясенең 934 санлы карарында танышып була. Исемлекне укыганда төрләренә һәм сортларына игътибар итәргә кирәк. Кайбер төрләрне үстерү бөтенләй тыелган, ә кайбер очракта үсемлекнең нинди дә булса сортлары гына тыелган.
Кем тикшерә?
Бакчачыларны тыелган үсемлекләр булу-булмауны тикшерергә кемгә рөхсәт ителүе дә кызыксындыра. Мошенниклар үрчегән заманда бу да бик актуаль сорау.
– Закон буенча тыелган үсемлекләрне үстерүне тикшерергә наркотиклар әйләнешен контрольдә тотучы бүлек хезмәткәрләре яки полиция участковыйлары вәкаләтле. Әгәр дә формадагы хезмәткәрләр ихатагызга кергән икән, гражданнар алардан хокук саклау органы хезмәткәре кенәгәсен сорарга хаклы. Шунысын да исегездә тотыгыз: полиция хезмәткәре административ хокук бозу яки җинаять эше кылынган урында сезгә штраф салмый, акча сорамый, – дип гражданнарны кисәтә Русия Эчке эшләр министрлыгы Нефтекама бүлегенең мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча өлкән инспекторы Сөмбел Вәлиева.
Соңгы сүз урынына
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда петрушканың кайбер төрен үстерү тыелган иде. Шулай ук бу исемлектә һәркемгә билгеле булган мәк, мимоза, шалфей, Гавай розасы, лотос һәм башка бик күп үсемлекләр бар. Һәм гөмбәләр. Дымлы урында үсеп чыккан гөмбәләргә без хәтта игътибар да итмәүчән, ә аларның (кайбер төренең) сезгә штраф салу өчен нигез булуы да бик ихтимал.
Әлбәттә, бу үсемлекләрдә булган наркотик матдәләрне яки аларның прекурсорларын наркотикка әйләндерер өчен химик лабораторияләр һәм үсемлекләрне бик күп күләмдә үстерергә кирәк булыр иде. Әмма законда тыелган икән – бәхәсләшеп булмый, бәладән баш-аяк: утыртмавың хәерле!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.