+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 март , 12:10

Ташкынга әзерлек тикшерелде

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов рәислегендә республиканың ташкынга каршы комиссиясе утырышы узды.

Ташкынга әзерлек тикшерелде
Ташкынга әзерлек тикшерелде
Премьер-министр урынбасары билгеләп үткәнчә, 25 мартта Башгидрометның булачак су басуга төгәлләнгән фаразы алынган. Киләсе атнада республикада +11 градуска кадәр җылытачак, бу карның актив эрүенә, елгаларда боз тыгынына һәм нәтиҗәдә су басуга китерәчәк.

- Хәзерге вакытта йорт яны территорияләрен һәм юлларны су басу буенча халыктан мөрәҗәгатьләр теркәлә. Билгеле, булачак җылы көннәр карларны тагын да ныграк эретәчәк. Шуңа күрә безнең беренче чираттагы бурыч – җитди нәтиҗәләргә юл куймау, - дип ассызыклады Ирек Сәгыйтов.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Кирилл Первов хәбәр иткәнчә, язгы ташкын вакытында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуын кисәтү максатында, комитетның мониторинг һәм фаразлау үзәге Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең Кризис хәлләрендә идарә итү үзәге белән берлектә су басу шартларының үсешен тәүлек әйләнәсенә күзәтә.

Премьер-министр урынбасары ассызыклаганча, хәзерге вакытта барлык муниципалитетлар традицион профилактик чараларны гамәлгә ашыру буенча актив эш алып бара.

Утырышка йомгак ясап, Ирек Сәгыйтов барлык ведомстволар җитәкчеләренә, шулай ук муниципаль берәмлекләр хакимиятләре башлыкларына су басуны авариясез уздыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча көйле хезмәттәшлек булырга тиешлеген белдерде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: