+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 март , 14:55

Өй ашлары егетләргә көч бирсен!

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә Благовар районының Каргалытамак уңганнары актив катнаша.

Өй ашлары егетләргә көч бирсен!
Өй ашлары егетләргә көч бирсен!

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү уңаеннан оештырылган  патриотик акциягә Благовар районы халкы да дәррәү кушылды. Каргалы, Каргалыбаш һәм Каргалытамак авылларының уңган хуҗабикәләре шушы көннәрдә бергә җыелышып, яугирләргә тәмле күчтәнәчләр әзерләде. Каргалытамак авылында яшәүче Рузилә Килмәмәтова, Зөлфия Еникеева, Фәния Хәйруллина күңел җылысын кушып, 12 җәймә токмач кисте. Өйдәге токмачлы аш егетләребезгә көч бирсен, туган йорт җылысын, өй ашларының тәмен җиткерсен, исән-имин әйләнеп кайтсыннар, дигән теләктә кызлар.

Ир-егетләр туган яктан ярдәмне, хәстәрлекне тоярга тиеш, дип хатын-кызлар изге эшне бар күңелен салып башкара.

Активистларның берсе – Рузилә Килмәмәтова өчен мондый игелекле эштә катнашу аеруча мөһим. Аларның гаиләсе дә якын кешесен — кияүләре Русланның махсус хәрби операциядән исән-имин әйләнеп кайтуын түземсезләнеп көтә.

“ Изге Рамазан аенда еракта тынычлык өчен көрәшүче якыннарыбызга, балаларыбызга ярдәм күрсәтә алуыбыз өчен шатмын. Алар тәмләп чәйләр эчсен өчен чәкчәк тә пешердек. Күрше кызлары, авылдашлар, кем күпме булдыра ала, үз өлешен кертте. Егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын, илләребездә тынычлык, иминлек урнашсын”, — Рузилә Әнәс кызы.

 

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: