+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 апрель 2024, 17:13

Сак булугыз: куе томан көтелә!

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә катлаулы һава торышы турында кисәтү килгән.

Сак булугыз: куе томан көтелә!Сак булугыз: куе томан көтелә!
Сак булугыз: куе томан көтелә!
Төнлә, иртән һәм көннең беренче яртысында кайбер урыннарда күз күреме 50 метрга кадәр начарлану белән көчле томан көтелә.

Водительләрдән тизлек режимын үтәү, машиналар арасындагы дистанцияне арттыру, машина белән идарә иткәндә телефон белән кулланмау, кискен маневрлар ясамау сорала. Шул ук вакытта машинадагы барлык фараларны кабызырга онытмагыз!

Юлларда сак булыгыз, дуслар!

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас