+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 Апреля 2024, 10:30

Кары да, салкыны да булачак әле...

“Гидрометүзәк”нең фәнни җитәкчесе апрельгә фаразларын җиткерде.

Кары да, салкыны да булачак әле...Кары да, салкыны да булачак әле...
Кары да, салкыны да булачак әле...
Апрельдә һава температурасы кинәт төшәргә, шулай ук кар да яварга мөмкин. Шул ук вакытта якын көннәрдә майга хас булган температура урнашачак. Бу хакта Русия “Гидрометүзәге”нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.
"Апрельдә кар булмавы бик сирәк күренеш, һичшиксез тагын кар явачак. Һәм төнлә температура төшәчәк, көчле салкыннар көтелми, әмма кыраулар булачак әле", — ди ул.
Гадәттә, 15 градуслы җылы көннәр башланганнан соң “кешеләр курткаларын һәм плащларын салырга омтыла, тик аларны еракка алып куярга ашыкмагыз, алар кирәк булачак әле”, дип ассызыклый Вильфанд.
Метеоролог әйтүенчә, алдагы көннәрдә Мәскәүдә һава температурасы - 18-19 градуска, ә өлкә буенча 20 градуска кадәр җылытачак, төнлә 6-8 градус җылы булачак.
Вильфанд атнаның икенче яртысында температураның күпьеллык күзәтелгән нормага төшәчәген белдерде.

Билгеле булуынча, мондый һава торышының безнең якларга да килүе көтелә.

Автор фотосы.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас