+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 апрель 2024, 09:30

Мәскәүдә Башкортстан башкаласы көннәре башланды

2 апрельдә «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында ВДНХда Уфа делегациясе эшли башлады. Мәскәүдә "Уфа көннәре" 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәскәүдә Башкортстан башкаласы көннәре башландыМәскәүдә Башкортстан башкаласы көннәре башланды
Мәскәүдә Башкортстан башкаласы көннәре башланды
Килүчеләргә кызыклы программа әзерләнгән: төрле осталык дәресләре, интерактив класслар һәм Уфада туган йолдызлар белән очрашулар. Инде хәзер үк кунаклар башкорт теле һәм киез ясау буенча осталык дәресләренә бара ала.

Сүз уңаеннан, тарих Уфаның, озак булмаса да, Русиянең сәяси үзәге булган вакытны хәтерли. Сүз XX гасырның беренче яртысы турында бара, ул вакытта илдә Гражданнар сугышы барган.

1918 елның 23 сентябрендә Большая Успенская урамы буенча "Зур Себер" кунакханәсенең концертлар залында (хәзер Уфаның Коммунистик урамындагы Офицерлар йорты) ул вакытта иң законлы орган, Учредительный җыелыш тарафыннан, Вакытлы Бөтенрусия Хөкүмәтен төзү игълан ителә. Ул Уфа директориясе буларак билгеле. Хәтта Русия империясенең алтын запасының бер өлешен шәһәргә дә китерәләр! Ул Дәүләт банкының урындагы бүлегендә сакланган.

Хәер, Уфа октябрьгә кадәр генә башкала булып тора, соңыннан ул Омскига күчә.

Фото: gorodufa.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас