+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 апрель 2024, 11:26

Уку йортларында янә эвакуация

Нәрсә булган?

Уку йортларында янә эвакуацияУку йортларында янә эвакуация
Уку йортларында янә эвакуация
Бүген, 2 апрель иртәсендә, Уфада уку йортларыннан киңкүләм эвакуацияләр яңадан башланды. Красноводская урамында урнашкан 110нчы мәктәп укучылары сигнал яңгыраганда дәреслекләрне партага урнаштырырга да өлгерми. Бу эшләрдә тәҗрибәле укытучылар балаларны уку йортыннан алып чыгып, якындагы сәүдә үзәгенә юл тоталар.

Шул ук хәл Советлар Союзы Герое Солтан Бикеев исемендәге Уфа һөнәрчелек колледжы укучылары һәм укытучылары белән дә була. Барысы да мәгариф учреждениесе биналарын оператив рәвештә калдырган. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, эвакуация шулай ук 7нче мәктәп һәм 1нче лицейга да кагылган.

«Башинформа» агентлыгына ашыгыч хезмәтләрдәге үз чыганагы аңлатуынча, беренчел мәгълүматлар буенча, барлык очракларда да миналау турында аноним хәбәр килгән. Хәзер кабинетларны этләр белән кинологлар тикшерә. Урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас