+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 апрель 2024, 10:34

Дөрес фараз - уңышның яртысы

БСТ телеканалында кичә узган брифинг барышында "Башгидромет" начальнигы вазыйфасын башкаручы Анна Козаева ташкын вакытында килеп туачак хәлләрне прфилактикалау турында сөйләде.

Дөрес фараз - уңышның яртысыДөрес фараз - уңышның яртысы
Дөрес фараз - уңышның яртысы

- 11 марттан 15 мартка кадәр махсус комиссия тарафыннан Башкортстан Республикасының су басу куркынычы чорына әзерлеген тикшерү үткәрелде, - диде ул. - Расланган актка ярашлы, республика бу чорга әзер. Әлеге эш кысаларында комиссия барлык системаларның һәм хезмәтләрнең су басу куркынычы булган ситуацияләр тудырган сорауларга җавап бирергә әзерлеген тикшерде. Моннан тыш, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе, республика буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе тарафыннан тәкъдим ителгән фаразга ярашлы, максималь дәрәҗәләр күрсәтелде.

Без ситуацияләрнең 150 моделен эшләдек, һәм бу модельләрдә нинди йортлар, нинди торак пунктлар, нинди кешеләр, нинди объектлар су басу зонасына эләгүе ачык күрсәтелә. Шуңа күрә без анда профилактик чаралар үткәрәбез. Әйтүемчә, комитет, барлык хезмәтләр, урындагы үзидарә органнары белән бер команда булып эшлибез. Беренче чиратта, кисәтү системасы, өйрәнүләр, йортларны урап чыгу мөһим.

Шулай да, дөрес фараз һәм вакыйгаларның һәр үсешенә әзерлек - бу эшнең уңышының яртысы.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас