+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 апрель 2024, 15:15

Уфада мәктәптән 550 баланы эвакуацияләгәннәр

Анда янгын чыккан. Зыян күрүчеләр бармы?

Уфада мәктәптән 550 баланы эвакуацияләгәннәрУфада мәктәптән 550 баланы эвакуацияләгәннәр
Уфада мәктәптән 550 баланы эвакуацияләгәннәр

Бүген көндез Уфаның Островский урамындагы мәктәптән 550 бала һәм 50 өлкән кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Арытаба ачыклануынча, икенче каттагы бәдрәфтә янгын чыккан. Сәбәбе - кулларны киптерү җиһазы төзексезлеге дип фаразлана. Янгын махсус хезмәтләр килгәнче сүндерелгән.

Укучыларны һәм хезмәткәрләрне саф һавага чыгарганнар. Бинаны җилләтү үткәрелә. Зыян күрүчеләр юк.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас