+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 апрель 2024, 11:24

Рейтинг безгә "тотрыклы" дигән бәя бирде

"Эксперт РА" рейтинг агентлыгы Башкортстан Республикасының "ruАА" дәрәҗәсендәге шкала буенча кредитка сәләтлелек рейтингын раслады, рейтинг буенча фараз - тотрыклы.

Рейтинг безгә "тотрыклы" дигән бәя бирдеРейтинг безгә "тотрыклы" дигән бәя бирде
Рейтинг безгә "тотрыклы" дигән бәя бирде

- Яңа икътисади шартларга карамастан, илнең финанс суверенитетын ныгыту чорында республика кредит алу мөмкинлеге рейтингында чираттагы мәртәбә үз позицияләрен саклап кала. Бу төбәк икътисады үсешенең югары күрсәткечләренә, республиканың инфраструктур үсешенә, инвестиция климатының уңайлы дәрәҗәсенә, бюджетның баланслы үтәлешенә, шулай ук бурычны түләү тотрыклылыгына бәйле, - дип билгеләде Башкортстан финанс министры Лира Игътисамова.

Узган ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме, төбәк бәяләвенчә, 2,3 триллион сум тәшкил иткән, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 3,2 процентка югарырак. Быелгы нәтиҗәләр буенча тулай төбәк ппродукты үсеше былтыргы дәрәҗәгә 2,5 триллион сум булган очракта, 3,6 процентка артачак. Республиканың сәнәгате тотрыклы уңай үсеш динамикасы күрсәтте - үткән елда сәнәгать җитештерүе индексы 106,5 процент тәшкил иткән. Төп капиталга инвестицияләр күләме былтыр 620 миллиард сум тәшкил иткән, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 7,6 процентка югарырак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас