+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 апрель 2024, 07:35

Светофорда – уңга борылырга!

Уфада 10 апрельдән 26 майга кадәр Сочи урамыннан Пугачев урамына төшү юлы ябылачак.

Светофорда – уңга борылырга!Светофорда – уңга борылырга!
Светофорда – уңга борылырга!

Бүген, 5 апрельдә, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә урында бу чараларны ни өчен һәм ничек үткәрелүе турында сөйләделәр.

Уфа хакимиятенең Юллар һәм ясалма корылмалар төзү, төзекләндерү идарәсенең капиталь төзелеш бүлеге башлыгы Иршат Айчуаков сүзләренә караганда, төп максат - әлеге участокта элемтә челтәрләре буенча барлык эшләрне, борт ташларын һәм юл катламын салу.

- Аннары хәрәкәт уң як юл аша эшләтеп җибәреләчәк, һәм инде Пугачев урамының төп юл өлешендә эшләр башланачак, - дип хәбәр итте ул. - Шулай итеп, Агыйдел яры буйлап яңа юл төзекләндерү чорында урам тулысынча ябылмаячак. Ә әлегә, төшү юлын ябу вакытында, автомобильчеләр светофорда уңга борылачак.

Уфалыларны һәм шәһәр кунакларын вакытлы уңайсызлыкларга аңлап каравын сорыйлар, кызганычка каршы, алардан качып булмый. Киләчәктә Уфаның 450 еллык юбилеена багышланган "Көньяк капкалар" инфраструктур проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, урам-юл челтәрен үткәрү мөмкинлеге артачак. Исегезгә төшерәбез, ул үз эченә Генерал Рыленко урамын төзүне, Пугачев урамын реконструкцияләүне, шулай ук аларның транспорт чишелеше киселешендә төзелешне ала. Барлык өч объект та үзара бәйләнгән һәм шәһәргә керүне һәм аннан чыгуны бушатырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: gorodufa.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас