+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 апрель 2024, 12:25

Яшьләр – Башкортстанның киләчәге

4 апрельдә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның сигезенче утырышы узды. Анда Депутатлар алдында Премьер-министр Андрей Назаров Башкортстан Хөкүмәтенең 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап доклады белән чыгыш ясады. Шушы уңайдан юрист-блогер Айрат Хәбибуллин үз уй-фикерләре белән бүлеште.

Яшьләр – Башкортстанның киләчәгеЯшьләр – Башкортстанның киләчәге
Яшьләр – Башкортстанның киләчәге

– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә республика командасы килешеп һәм нәтиҗәле эшли. Бу Хөкүмәт Премьер-министры чыгышындагы саннарда ачык күренде, – ди Айрат Хәбибуллин. – Радий Хәбиров республика белән җитәкчелек итүенең беренче көннәреннән үк яшьләр мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Ул яшьләр оешмалары вәкилләре белән даими очраша, аларны борчыган мәсьәләләрне оператив хәл итә. Радий Фәрит улы яшьләр республиканың киләчәге икәнен яхшы аңлый.

Башкортстанда югары мәктәпкә һәм фәнгә аерым игътибар бирелә. Биш елдан да кимрәк вакыт эчендә дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәген булдырылды. Бүген ул – Русиядә иң алдынгы һәм динамик үсеш алучыларның берсе. Русия Президенты Владимир Путин катнашлыгында студентлар кампусының беренче чираты сафка кертелде.

Фәнгә грант ярдәме белән узган елда Башкортстан яшь галимнәргә ярдәм чаралары буенча федераль рейтингта өченче урынны алды. Республикада аларның саны 2 меңгә якын. Фәнгә, шул исәптән яшь галимнәргә, ярдәм итүгә 855 миллион сумнан артык акча юнәлтелде. Яшь аспирантлар һәм фән кандидатларының 60 проекты хупланды. 133 яшь фәнни-педагогик хезмәткәр торак шартларын яхшыртты, 498 кеше әйдәп баручы уку һәм фәнни учреждениеләрдә стажировка үтте.

Яшь укытучыларны авылга җәлеп итү максатыннан чаралар гамәлгә ашырыла. 2019 елдан башлап яшь укытучыларга ел саен грантлар бүленә. Узган елда 150 яшь авыл укытучысы һәрберсе 690 мең сум акча алды. 2020 елдан Башкортстанда “Авыл укытучысы” федераль программасы эшли, анда катнашучы 150 укытучы 1 миллион сум күләмендә ярдәм алды.

Республика колледжларының матди-техник базасын яхшырту дәвам итә. 30 ел эчендә беренче тапкыр урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлауга 2 ел рәттән 500 миллион сум бүленә, 22 колледж бинасы ремонтланган. Тулай торакларга аерым игътибар бирелә, 24 меңгә якын студент өчен уку шартлары яхшыртылды.

Югарыда әйткәнемчә, яшьләр – безнең киләчәгебез. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм аның идарә команадасы тарафыннан бүген яшьләргә һәряклап күрсәтелгән ярдәм киләчәктә үз җимешләрен бирәчәгенә иманым камил.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас