+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 апрель 2024, 07:50

5 елда Башкортстанда 8 меңнән артык подъезд ремонтланган һәм 1326 ишегалды төзекләндергән

4 апрельдә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның 8нче утырышында Премьер-министр Андрей Назаров республика Хөкүмәтенең 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады.

5 елда Башкортстанда 8 меңнән артык подъезд ремонтланган һәм 1326 ишегалды төзекләндергән5 елда Башкортстанда 8 меңнән артык подъезд ремонтланган һәм 1326 ишегалды төзекләндергән
5 елда Башкортстанда 8 меңнән артык подъезд ремонтланган һәм 1326 ишегалды төзекләндергән
Хисап чорында төбәк Хөкүмәтенең, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, ТКХ оешмаларының, муниципаль берәмлекләр хакимиятләренең эше гомумдәүләт проектлар, дәүләт һәм республика программалары кысаларында гамәлгә ашырылды. Иҗтимагый киңлекләрне, ихата территорияләрен төзекләндерү, күпфатирлы йортларга керү юлларын ремонтлау һәм капиталь ремонт ясауга аерым игътибар бирелде.

- Республика Башлыгы башлангычы белән 2019 елдан күпфатирлы йортларга керү юлларын ремонтлау программасын эшләтеп җибәрдек. Аның кысаларында 3,5 млрд сумга 8,2 мең подъезд яңартылды. Тулаем алганда, 4 меңнән артык күпфатирлы йорт тәртипкә китерелде. 2,7 меңнән артык лифт алыштырылды. Бу алдагы бишьеллык дәрәҗәсеннән 2,5 тапкыр артык. Әлеге максатларга барлыгы 22 млрд сумнан артык акча юнәлтелде. «Башкортстан ихаталары» программасы үзенең комплекслылыгы буенча илдә уникаль булды. Бишьеллыкта 1326 йорт төзекләндерелде, 6 млрд сумнан артык акча салынды, - дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Барлык проектларны уңышлы гамәлгә ашыру алдыннан һәрвакыт иҗтимагый фикер алышулар уздырыла. Шәһәрләрдә һәм торак пунктларда төзекләндерелергә тиешле объектларны сайлаганда, халыкның фикере исәпкә алына. Проектлар турында фикер алышканда аларның функциональ тулылыгы да карала. Шуннан соң проектлаучылар эшкә керешә, алар ярдәмендә һәр территория эксклюзив күренешкә ия була. Башкортстан - кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру бөтенрусия конкурсында актив катнашучы.

- Безнең 29 проект Бөтенрусия кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру конкурсында җиңүче булды. Бу - илдә өченче нәтиҗә. Шунысы мөһим, бәйгедә республикабызның барлык кече шәһәрләре дә катнашты һәм җиңде, шуларның 8е - 2шәр тапкыр. Бу туристларны җәлеп итү үзәкләре булып, мәсәлән, Верхотор, Вознесенский, Зилаер һәм Николо-Березовка авыллары тора. Гомумән алганда, тарихи-шәһәр төзелеше һәм табигый тирәлекне саклауга 4 млрд сум юнәлтелде, - дип белдерде Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас